Республикада «Ветеран белән якшәмбе көне» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

2020 ел Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Татарстанда «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты тормышка ашырыла.

Кичә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Доброволец» отряды волонтеры белән бергә Югары Осланда яшәүче тыл хезмәтчәне Анастасия Николаевна Федина янына барып кайттылар. Социаль проект кысаларында ветеранга йорт яны участогын тәртипкә китерергә һәм яшелчә үсентеләрен утыртырга ярдәм иттеләр. Барлык эшләр дә Анастасия Николаевнаның сизгер җитәкчелегендә башкарылды.

Тыл хезмәтчәне башкарылган эштән канәгать калды һәм ярдәмчеләргә ихлас рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International