ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Кичә билгеләп үтелгән Халыкара балаларны яклау көне Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чараларга бай иде. Балалар бик теләп конкурсларда, күңел ачу чараларында, мастер-классларда һәм викториналарда катнаштылар.

2017 елдан башлап Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты тормышка ашырыла. Социаль проект кысаларында республиканың битараф булмаган кешеләре өлкән буын вәкилләрен үз канаты астына ала, ә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр яңа гаиләгә ия була.

Балачак унъеллыгы планын үтәү кысаларында бүген Баулы районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Инза Калугина балалар травматизмын кисәтү буенча онлайн-консультация үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Ел саен 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. 2020 ел массакүләм чаралар тыелу аркасында үзенчәлекле булса да, Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы кечкенә балалар өчен бәйрәм барыбер узды. Дөрес, һәркемнең өендә.

Эпидемиологик хәл начар булуга карамастан, Балаларны яклау көнен республиканың барлык социаль приютларында билгеләп үттеләр.

Бүген Бөгелмә районының «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Людмила Голубева «Күңелле каптыргычлар» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрде. Дистанцион режимда узган чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен сәламәтлек саклау технологияләренең яңа инновацион формасы буларак бармак йогасы элементлары» технологиясе тормышка ашырыла.

Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Әкият геройлары балаларны «Төрле төстәге балачак дөньясы» дип аталган театральләштерелгән уен программасында катнашырга чакырдылар.

Узган җомгада «Тәтеш балкышы» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шәһәр урамнарында «Никотинны витаминга алмаштыр» акциясе үткәрделәр. Чара Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International