«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
Чара башында шәфкать туташы Марина Машина социаль хезмәт алучылар белән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Соңыннан һәркем спорт бәйгеләрендә һәм ярышларда катнашты. Мавыктыргыч чара катнашучыларга яхшы кәеф һәм көн буена җитәрлек энергия бүләк итте.
