Түбән Камада ветераннарны кабат барлау эшенә керештеләр

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Бөек Ватан сугышы ветераннарын кабат мониторинглау буенча эш башлап җибәрде.

Социаль паспортларны тутыру өчен учреждение хезмәткәрләре 1 200 дән артык адресны колачлаячак. Социаль паспорт – ул ветеранның социаль-көнкүреш шартлары, аның сәламәтлеге, ул алган ташламалар, компенсацияләр, социаль ярдәм һ.б. турында мәгълүматны үз эченә алган документ. Эш ветераннарның өйләренә барып та, телефон аша туганнары белән сөйләшеп тә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International