Ишегалды уеннары шәхес формалаштыруга уңай йогынты ясый

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында һәм каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның ялын оештыру максатыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән дистанцион чара узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева үткәрде.

Әлеге чарада җиде балигъ булмаган бала катнашты. Белгеч аларга аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә һәм конфликтлы ситуацияләрне тыныч хәл итәргә өйрәтүче ишегалды уеннары тарихы турында сөйләде. Балалар бер-берсе белән яраткан уеннары һәм аларның кагыйдәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International