«Астра» тернәкләндерү үзәгендәге балаларны урманны уттан сакларга өндиләр

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

17 июнь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә урман янгыннарын кисәтүгә багышланган очрашу булып узды.

Балаларга урманда янгыннарның ни өчен күбесе язгы-җәйге чорга туры килгәне һәм табигатьне уттан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Тәрбиячеләр урман массивларында янгынның төп сәбәпләрен билгеләделәр һәм балаларга ут белән уйнауның куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын искә төшерделәр.

Аннары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бергәләп «Урманны саклагыз» дигән коллаж ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International