«Өмет» комплекслы үзәгендә бала табуга психологик әзерлек программасы тормышка ашырыла

2020 елның 19 июне, җомга

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан ярдәм алган «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 18 июньдә Усад амбулаториясендә төркемле дәрес узды. Әлеге чараны булачак әниләрне бала табуга психологик яктан әзерләү программасы буенча Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оештырды.

Дәрес барышында психиагностик һәм психокоррекцион чаралар комплексы кулланылды. Йөкле хатын-кызлар аутотренинг алымнарын үзләштерделәр. Проект тестлары ярдәмендә хатын-кызларның ана булуга әзерлеге билгеләнде, балалардан баш тарту профилактикасы алып барылды. Дәрес үз-үзеңне җайга салу дәрәҗәсен күтәрүгә һәм стрессларга карата толерантлык формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International