Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотик исемле бәла» дигән мини-тренинг үткәрелде. Чараның максаты – наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Очрашуны тренинг темасын формалаштырырга ярдәм итүче риваятьтән башладылар. Аннары түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: «Наркомания нәрсә ул?», «Ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлыйлар, аларны кабул итүчеләр аклана аламы?». Шулай ук катнашучылар «Марионеткалар» һәм «Баш тарту» күнегүләрен дә башкардылар. Соңыннан бергәләп ватман битендә наркоман сурәтен ясадылар.
Мини-тренингта барлыгы биш кеше катнашты.