Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең мавыгулары төрле. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер – бакчачылык белән, ә кемдер интеллектуаль шөгыльләргә өстенлек бирә.
18 июнь көнне учреждениедә чираттагы кызыксынулар буенча дәресләр узды. Социаль эш буенча белгеч ир-атлар арасында шахмат-шашка турниры оештырды.
Өлкәннәр бик теләп үзара ярыштылар. Аларның күбесе буш вакытларын шахмат тактасы белән үткәрәләр, шуңа күрә турнир бөтен кешегә дә хуш килде. Ял итү чарасының максаты социаль хезмәт алучылар арасында интеллектуаль спорт төрләрен популярлаштыру һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итү иде.