Чистай районында Тәрбия мәктәбендә дәресләр яңартылды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Чистай районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тәрбия мәктәбендә дәресләр яңартылды. Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында эшләп килүче мәктәпнең төп бурычы – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм урын өстендә калган авыруларны, шул исәптән инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын, социаль хезмәткәрләрне һәм башка затларны укыту.

Уку кысаларында тыңлаучыларга дезинфекция, сәламәтлек торышын контрольдә тоту, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысуллары, өзлегүләрне профилактикалау, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану, инвалидларның туганнарында барлыкка килгән төрле депрессив халәтләрне булдырмау һәм коррекцияләү ысуллары турында сөйлиләр.

17 июнь көнне комплекслы үзәкнең медицина хезмәткәре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән «Урын өстендә яткан авыруларны карау үзенчәлекләре» дигән темага дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International