Скандинавия йөреше – өлкәннәрнең яраткан шөгыле

2020 елның 19 июне, җомга

Скандинавия йөреше буенча дәресләр өлкән буын гражданнары арасында шактый популяр. Саф һавада узган мондый хәрәкәт активлыгы аларга шатлык китерә һәм көн буена дәрт өсти.

Бу технология Теләче районында да актив кулланыла. «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән даими рәвештә урамда йөриләр.

Скандинавия йөреше социаль хезмәт алучыларга хәрәкәт активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, матдәләр алмашын яхшырта, артык килограмнарны киметергә, мускулларны ныгытырга ярдәм итә. Өстәвенә, файдалы сәяхәтләр вакытында өлкәннәр яңалыклар белән уртаклашалар, аралашалар, бу да аларның психоэмоциональ хәленә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International