«Изгелек»тә тернәкләнүчеләр белән иҗади дәрес үткәрделәр

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә декоратив-гамәли иҗат буенча дәрес узды. Аны комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова үткәрде. Чараның максатлары: иҗади карашны үстерү, образлы фикерләүне формалаштыру, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну уяту.

Дәрес барышында белгеч социаль хезмәт алучыларга татар орнаментларының мотивларын кулланып, аппликация техникасында сувенирлар әзерләргә тәкъдим итте. Иҗади эшне физкультминутка һәм күзләр өчен зарядка белән чиратлаштырдылар.

Иҗади чарада барлыгы дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International