Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Табигать белән бергәлектә» социаль-тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында саф һавада чара узды. Аны социаль эш буенча белгеч Наталья Котова оештырды.
Элекке гореф-гадәтләр буенча әзерләнгән чәй табыны барлык интернат-йортта яшәүчеләрне үз янына җыйды. Самавырдан чәй, прәннек, печенье, кәнфит, кайнатма – тәм-томнар барлык социаль хезмәт алучыларга да хуш килде. Чара барышында интернат-йортта яшәүчеләр табышмаклар чиштеләр, яраткан кайнар эчемлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр, дару үләннәрен һәм урман җиләкләрен искә төшерделәр. Хатын-кызлар мәтрүшкә, бөтнек, кура җиләге, карлыганнан чәй кайнаттылар. Үлән чәен бәйрәмдә катнашучылар бик яратып эчтеләр.
Чара җырлар, шигырьләр, уеннар, бәйгеләр белән уралып барды һәм бик күңелле үтте. Социаль хезмәт алучылар уңай эмоцияләр алдылар.
.jpg)