Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кул бармаклары моторикасын торгызу буенча дәресләр үткәрелә.
Вак моторика – ул нерв, мускул һәм сөяк системаларының координацияләнгән гамәлләре нәтиҗәсендә кул бармаклары белән вак һәм төгәл хәрәкәтләрне башкару сәләте. Кул бармаклары хәрәкәтләрен яхшырту буенча күнегүләр сөйләм үсешенә этәргеч бирә.
Интернат-йортта вак моториканы үстерү буенча күнегүләр көн саен үткәрелә. Бу социаль хезмәт алучыларның кәефен һәм гомуми торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.