«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләренә сулыш алу практикалары күрсәттеләр

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен «Дөрес сулыш алу – сәламәтлек нигезе» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

«Яңа коронавирус инфекциясе йогышы, беренче чиратта, кешенең сулыш системасына зыян сала. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм йөрәк, үпкә хроник авырулары булган кешеләр вируслы инфекцияләргә аеруча сизгер, шуңа күрә пандемия чорында махсус сулыш алу практикаларын даими рәвештә үтәү бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга тернәкләндерү үзәге белгече. Аннан соң ул катнашучыларны төрле сулыш алу методикалары белән таныштырды һәм күнегүләрне ничек дөрес итеп башкарырга кирәклеген күрсәтте.

Рәмзия Хайбулова сүзләренә караганда, дөрес сайланган сулыш алу күнегүләре комплексы һәм аларны даими үтәү нерв системасын тынычландырырга, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының нормаль эшен торгызырга ярдәм итәчәк.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International