Бөгелмәнең «Салават күпере» үзәге белгечләре өлкән яшьтәгеләрне өйләренә барып карыйлар

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк 3 826 граждан теркәлгән. Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган кешеләрне ачыклау максатыннан өйләрдә (фатир саен) йөреп чыгу кысаларында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре инде 1 306 кешедә булдылар.

Күчмә эш яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында барлык профилактик чараларны үтәү белән алып барыла. Тикшерү барышында үзәк хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм мошенниклык профилактикасы буенча аңлату эшләре алып баралар, тематик белешмәлекләр һәм буклетлар тараталар, шул исәптән COVID-19 профилактикасы буенча.

Моннан тыш, социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә күрсәтелә торган социаль-көнкүреш һәм социаль-медицина хезмәтләре, «Сиделка» хезмәте турында сөйлиләр. Өлкән яшьтәге гражданнарны караучы затларга Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә онлайн-дәресләр тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International