Кичә, 1 июль көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булып кайтты.
Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы 2426, 2430, 2435 номерлы сайлау участокларында, шулай ук Корноухово картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды.