Казан шәһәренең Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Безне нәрсә берләштерә?» дигән гаилә дәресе үткәрделәр. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
«Росток» көндезге лагерь чаралары кысаларындагы бу очрашуны балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, ата-аналарның үз-үзләрен тотуның тискәре стильләрен коррекцияләү максаты белән үткәрделәр.
Катнашучылар В.А. Сухомлинскийның «Таҗ һәм чәчәк» әкиятен тыңладылар һәм фикер алыштылар, гаилә темасына мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Шулай ук балалар һәм ата-аналар белән гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрелде.
Дәрес ата-аналар һәм балалар арасында үзара хезмәттәшлекне яхшыртуга, ата-аналарның үз баласының шәхси үзенчәлекләренә дөрес мөнәсәбәтен формалаштыруга, барлык катнашучыларның уңай эмоциональ кәефен булдыруга ярдәм итте.