Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2020 елның 3 июле, җомга

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева социаль хезмәт алучылар белән Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмәләр үткәрде. Чараның максаты үз сәламәтлегеңә карата сакчыл караш формалаштыру иде.

Интернат-йорт карамагындагылар бу тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, наркотик чараларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләштеләр. Һәр катнашучы сәламәтлекнең кешенең төп байлыгы һәм бәхетле тормышның мөһим өлеше булуы белән килеште.

Әңгәмә ахырында социаль хезмәт алучыларга тематик брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International