«Кайгырту» үзәге педагоглары балаларны наркотикларга «юк» дип әйтергә өйрәтәләр

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Узган дүшәмбе көнне Питрәч районының «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагоглары балигъ булмаган балалар белән профилактик эш алып бардылар. Балалар шәһәрчеге территориясендә аларны куркыныч һәм зарарлы тәкъдимнәрдән баш тартырга өйрәттеләр.

Әлеге чара яшүсмерләрдә үз сәламәтлекләренә карата кыйммәтле, җаваплы караш формалаштыру, наркотикларга һәм психоактив матдәләргә «юк» дип әйтү ысулларына өйрәтү максатыннан үткәрелде. Балалар биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм төрле куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту модельләрен атадылар.

Профилактик очрашу ахырында балаларга «Синең сайлау үз кулыңда» дигән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International