Җәйге каникуллар вакытында балаларның ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Бала шәхесенең үз-үзен кулда тоту чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән технология буенча төркемле дәрес үткәрде. 10нчы социаль участокта узган чарада 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес балалар мәйданчыгында узды, анда яшь социаль хезмәт алучылар педагог белән бергә төрле уеннар уйнадылар: «Җитез», «Диңгез дулкынлана», «Әлифба», «Сәгать», «Вышибалы» һ.б. Чараның максаты – балаларны хәрәкәтле ишегалды уеннарына җәлеп итү, җәйге чорда актив ял оештыру юлы аша яхшы кәеф булдыру.
Мондый уеннар вакытында балалар командаларга берләшәләр, үзара хезмәттәшлек итәргә, кирәкле минутларда ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр. Команда уеннары аша балалар үз-үзләрендә ышаныч, бердәмлек, инициатива, җаваплылык, лидерлык, көндәшлек кебек уңай сыйфатларны үстерәләр.