Асфальтта рәсемнәр: «Веста» үзәге балалар арасында рәсем конкурсы үткәрде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт инструкторы Лариса Евстратьева балалар арасында асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. 10 балигъ булмаган бала катнашында чара 10нчы социаль участокның балалар мәйданчыгында узды.

Конкурс игълан ителгәнче белгеч катнашучылар белән әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә үткәрде, изгеләр Петр һәм Феврония турында сөйләде. Соңыннан балалар асфальтта гаилә темасына рәсемнәр ясадылар. Биремнәрне үтәүгә балалар иҗади һәм җаваплы карадылар. Рәсемнәр матур, үзенчәлекле һәм эчтәлек ягыннан кызыклы килеп чыкты. Конкурста катнашучыларның барысы да татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International