7 июль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Н.А. Мулюкина социаль участокта балигъ булмаганнар өчен физкультура дәресе үткәрде. Спорт чарасы балаларда уңай эмоциональ кәеф һәм физкультура белән шөгыльләнү теләген формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән иде.
«Саф һавада күнегүләр балаларның физик һәм психик сәламәтлеге өчен файдалы, шуңа күрә социаль участокларда «Саф һавада физкультура» циклы дәресләре дәвам итәчәк», – дип белдерде социаль эш белгече.