Халык гореф-гадәтләренә хөрмәт, туган якка мәхәббәт, шулай ук социаль ярдәм күрсәтүдә торган балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Казан шәһәренең Мәскәү районында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ишегалды гаилә чарасы – Сабантуй үткәрделәр. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.
Балигъ булмаган балалар ата-аналар белән бергә «Туган ягымның гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре» дигән күңелле викторинада катнаштылар, Сабантуй тарихы, традицион милли уеннар һәм ярышлар турында белемнәрен күрсәттеләр. Аннан соң балаларга традицион ярышларда үз көчләрен һәм җитезлекләрен сынау мөмкинлеге бирелде: аркан тарту, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һ.б.
Чара катнашучыларга татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.