Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм викторинасы узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова үткәрде.
Белгеч интернат-йортта яшәүчеләргә бәйрәм тарихы, гаилә мәхәббәте һәм тугрылык символларына әверелгән православие изгеләре Петр һәм Феврония турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар гаилә кыйммәтләре турында сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан алар #гаиләмярдәмендә Бөтенроссия акциясенең «Төшкә керде» дигән видеоролигын карадылар.