«Чишмә» комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе кабинеты ачылышына әзерләнәләр

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Теләче муниципаль районындагы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. 2018 елның ноябреннән башлап социаль хезмәткәрләр өчен район үзәк хастаханәсеннән белгечләр җәлеп ителеп укулар үткәрелә. Һәр өч ел саен өйдә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр «Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр ярдәм күрсәтү» программасы буенча укый.

Хәзерге вакытта учреждениедә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Карау мәктәбе кабинетын ачу һәм җиһазландыруга әзерлек бара. Комплекслы үзәктә авыру гражданнарны караучы гаилә әгъзалары белән эшләячәк белгеч укытылган.

Халыкка Карау мәктәбе эше турында мәгълүмат бирү өчен, Теләче районы авыл җирлекләре рәисләре белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International