«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр каникулларын әкияти персонажлар белән бергә уздыралар

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иң күңелле су бәйрәмнәренең берсе узды. Киң колач белән узган Нептун көне балаларның иҗади сәләтләрен һәм хәрәкәт активлыгын уен эшчәнлеге ярдәмендә активлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Барлык балаларга да билгеле булган «Русалочка» мультфильмы персонажлары – су асты дөньясы патшасы Тритон, аның кызы Ариэль һәм диңгез карачкысы Урсула конкурс-уен программасының кунаклары булды. Балалар яраткан геройлары белән күңел ачтылар, уйнадылар һәм биеделәр, көн азагына кадәр күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International