ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» волонтерлар отряды белән берлектә «Татарстан – горур яңгырый!» чарасын уздырдылар.Чараның максатлары: туган якка мәхәббәт тәрбияләү, гражданлык, милләтпәрвәрлек, дәүләт символикасына сакчыл караш тәрбияләү.
Очрашу башында тәрбияче балаларга Татарстан Республикасының территориаль, табигать һәм башка үзенчәлекләре турында сөйләде, «кече туган як» төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты. Аннары волонтерлар «Минем яраткан Татарстаным» дигән кызыклы викторина үткәрделәр. Ул үз эченә истәлекле урыннар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, шәһәрләр, милли ашлар, Татарстан символлары һәм мәдәниятнең үзенчәлекләре турындагы сорауларны алды. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр һәм әңгәмә вакытында алган белемнәрен ныгыттылар.