Түбән Камада тәрбиячеләр һәм социаль хезмәт күрсәтүчеләр белән җыелыш узды

2020 елның 7 июле, сишәмбе

6 июль көнне Түбән Камада «Содействие» АКБО базасында социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр һәм сиделкалар – өлкән кешеләр һәм инвалидларны карау буенча штаттагы хезмәткәрләр белән җыелыш узды.

«Содействие» үзәге тәрбияче хезмәте күрсәтү һәм өлкәннәр һәм авыру кешеләрне комплекслы карау буенча патронаж оешма булып тора. 2019 елдан коммерцияле булмаган оешма озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында «Демография» милли проектын гамәлгә ашырганда үзен яхшы яктан күрсәтте.

Хәзерге вакытта сиделкалар тарафыннан комплекслы карау системасында 40тан артык адрес бар. Шартнамәләр төзү мәсьәләләре буенча илкүләм проектның үтәлешен һәм «Содействие» оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан тәрбия буенча функциональ бурычларны үтәүне Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге контрольдә тота.

2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча оешма менеджерлары һәм сиделкалар белән җыелыш үткәрелде. Очрашуда башкару дисциплинасы, инвалидны яки өлкән кешене карау көндәлеген алып бару, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында техник чаралар белән танышу мөмкинлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International