Узган атнада «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасының Сөендек авыл җирлегенә планнан тыш чыгуы булды. Бригада эшчәнлеге башкарма комитет җитәкчесе һәм Вожжино фельдшер-акушерлык пункты мөдире белән берлектә тормышка ашырылды.
Белгечләр 85 яшьтән өлкәнрәк пенсионерга бардылар һәм аны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Шулай ук өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү максатыннан белгечләр 21 пенсионерда булдылар. Һәр кеше белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча контроль актлары төзелде.
11 социаль хезмәт алучыга торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартларын тикшерү актлары төзелде, 2 пенсионер белән озак вакыт карау системасы буенча типлаштыру үткәрелде, 9 граждан янәдән типлаштыру узды.