13 июль көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагоглары һәм психологлары Зәй районының Әхмәт авылында булдылар, анда күп балалы гаиләдә төркемле интерактив чара үткәрделәр.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларга күңелле мәзәкләр, уеннар, гаилә кыйммәтләренә багышланган конкурслар белән арт-терапия тәкъдим иттеләр. Чакырылган катнашучылар чарадан бик канәгать калдылар.
Чара ахырында балаларга спорт костюмнары һәм аяк киеме бүләк иттеләр. Хәйрия ярдәменең иганәчесе ШЭ Шакиров иде («Дочки-сыночки» кибете).
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар гаилә мөнәсәбәтләрен уртак иҗади эшчәнлек аша ныгытуга ярдəм итə.