Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында көн саен дәвалау-сәламәтләндерү процедуралары уздырыла.
Бүгенге чараларны шәфкать туташы Венера Сәлмәнова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән свинг-машинада үткәрде. Бу йөрәк мускулларын капиллярларга басым ясамыйча эшләргә мәҗбүр итә торган бердәнбер тренажер. Сеанс вакытында терәк-хәрәкәт аппараты мускуллары хәрәкәткә китерелә, бу кан һәм лимфаларның циркуляциясен арттыра һәм канны кислород белән баета. Шул ук вакытта мускуллар свинг-машина хисабына хәрәкәтләнә.
Аппарат кеше организмына киң сәламәтләндерү йогынтысына ия, ә иң мөһиме, ул терәк-хәрәкәт системасы структураларын һәм функцияләрен торгыза. Озак вакыт карау системасының төп максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту һәм актив озын гомерле булу чорын арттыру.