«Изгелек» үзәгендә үз-үзеңне бәяләүне арттыру өчен мини-тренинг

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Үз-үзең өчен вакыт» дигән үз-үзеңне бәяләүне арттыру өчен мини-тренинг үткәрелде. Чараны психолог Чулпан Галләмова оештырды.

Дәрес социаль хезмәт алучыларда үз-үзең белән элемтәгә керә белү, үз-үзеңнең хәлеңә карата бәйсез күзәтүче позициясен алуга юнәлдерелгән иде.

Тренинг «Нәрсә ул үз-үзеңә бәя бирү?» исемле әңгәмәдән башлынды. Катнашучылар тест эшләделәр һәм үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен билгеләделәр. Аннары «Мин кояш нурларында», «Үз-үзеңне мактау», «Бәхет дәрәҗәсе», «Үз-үзеңне тәнкыйтьләүдән арыну», «Үз-үзеңне кабул итү» күнегүләренә күчтеләр.

Тренинг җылы атмосферада узды һәм һәркемгә дә бик күп эмоцияләр һәм кәеф күтәренкелеге бүләк итте. Чара нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның үз-үзләрен танып белү процессы активлашты, үз-үзеңә хөрмәт хисе формалашты һәм үз-үзеңә бәя бирү артты.

Әлеге чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International