«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә патриотик юнәлешле чара узды

2020 елның 14 июле, сишәмбе

13 июль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үткәннән хәзергегә» дигән чара узды. Аны өлкән яшьтәге балалар өчен тәрбияче А.М. Трофимова үткәрде. Чара әхлакый-патриотик хисләр, үз халкының тарихи үткәненә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында белгеч ТАССР барлыкка килү тарихы турында сөйләп, тарихи урыннар буйлап виртуаль экскурсия үткәрде. Балалар инде аларга билгеле булган вакыйгалар турында гына искә төшереп калмадылар, бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Ә соңыннан үткәрелгән викторинада балалар алган белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International