Автономлы янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү, электр проводларның торышы, газ плитәләрен техник тикшерү максатыннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең күзәтчесе белән бергә социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара өйләргә чыгып йөрү эшен башкардылар.
Рейд барышында гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү буенча тематик белешмәлекләр бирелде. Белгечләр зәйлеләргә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр, шулай ук торак йортларда янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр.