Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен педагог-психолог дәресләрендә рәсем ясау эшчәнлегенең традицион булмаган техникасы – пластилинография кулланыла.
БЦП белән авыручы балаларда кул моторикасын үстерү бармаклар хәрәкәтен координацияләүне формалаштырырга, сөйләм һәм акыл эшчәнлеген үстерергә мөмкинлек бирә. Пластилинография дәресләренең иң мөһим бурычларының берсе – бармакларны эшләргә этәрү, вак моторика нәкъ менә шулай үсә. Бу техника тиз арада тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә һәм балалар эшчәнлегенә билгеле бер яңалык кертә, аны тагын да мавыктыргыч һәм кызыклы итә.