Арча тернәкләндерү үзәгендә сабын куыгы бәйрәме

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре чираттагы чара оештырдылар. Бу юлы балаларны сабын куыгы бәйрәме белән сөендерделәр.

Балаларга кунакка клоунесса Ириска килде, ул балаларга төрле уен рәвешендә күнегүләр һәм конкурслар тәкъдим итте. Балалар шатлык белән куыкларны өрделәр, аларның матурлыгына һәм төрле-төрле булуына сокландылар. Кечкенә ярышлар да уздырылды: «Кем күбрәк сабын куыгын өрә», «Куыкны кашыкка күчер», «Куыкны кулга тот» һ.б. Бәйрәм күңелле, кызыклы узды һәм дискотека белән тәмамланды.

Логопед Лемара Ганиева фикеренчә, мондый чаралар балаларда уңай эмоциональ кәеф булдыруга ярдәм итә, хезмәттәшлек тәҗрибәсен баета, хәрәкәт активлыгын үстерә, үз-үзләренә ышаныч хисен тәрбияли. Моннан тыш, трубочка аша сабын куыкларын өрү - бу әле менә дигән сулыш гимнастикасы да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International