Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр «Күңелле кыстыргычлар» дигән уен уздырдылар. Кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы чара саф һавада узды.
Кыстыргычлар белән уеннар – бармакларга менә дигән тренировка, ә куллар белән төрле хәрәкәтләр башкару баш миенең тулы канлы үсешенә ярдәм итә. Мондый дәресләр ярдәмендә интернат-йорт белгечләре социаль хезмәт алучыларның кулларының вак моторикасын, хәрәкәтләрне координацияләүне, күрү сәләтен, игътибарын һәм күзаллауларын үстерә.