Василий Федорович Гринев 1930 елның 20 июлендә Куйбышев өлкәсенең Репринцево авылында туа. Сугыш елларында ул Фрунзе исемендәге колхозда, төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Совет чорында бораулаучы булып хезмәт куя.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчене туган көне белән район хакимияте вәкилләре дә котладылар. Юбилярга Россия Президенты В.В. Путин, муниципаль район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләк тапшырдылар.