Ютазы районы мәшгульлек үзәге дистанцион вакансияләр ярминкәсе уздырды

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

16 июль көнне Ютазы районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дистанцион рәвештә вакантлы эш урыннары ярминкәсен үткәрде. Ярминкә ZOOM платформасында узды.

Чарада 4 эш бирүче катнашты: «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе» МУП, «Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе» ҖЧҖ һәм ШЭ Р.С. Халатян. Эш эзләүчеләргә система администраторы, юл эшчесе, сметчик, төягеч йөртүче, бульдозер машинисты һәм каравылчы вакансияләре тәкъдим ителде.

ZOOM-ярминкәдә дистанцион рәвештә 28 кеше катнашты. Мәшгульлек үзәге директоры Н.Н. Миңневәлиев катнашучыларны вакансияләр ярминкәсен үткәрүнең яңа ысулы белән таныштырды. Мондый аралашу форматын хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдергән эш бирүчеләр дә уңай бәяләде.

Киләсе эш урыннары ярминкәсен 29 июльгә планлаштырдылар. Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International