Яр Чаллыда «Мәрхәмәтле йөрәкләр» волонтерлар командасы хәйрия проекты оештырды. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең тормышын уңай якка үзгәртү, аларны тормыш сөяргә өйрәтү, шулай ук динамик үзгәрә торган җәмгыятьнең актив катнашучылары булу мөмкинлеген бирү яшьләрнең төп мотивациясе булды.
Проект кысаларында волонтерлар «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге өчен спорт инвентаре, «Биоптрон» медицина аппараты, музыка үзәге, сенсор бүлмәсе өчен виртуаль күзлекләр, күп функцияле караватлар алуда ярдәм иттеләр. Шулай ук спорт мәйданчыгы коймалары монтажланды.
Проектның ахырында хәйрия концерты булды, анда реабилитантлар һәм проектта катнашучылар чакырылган иде. Чара барышында волонтерларга «Изгелек» үзәге хезмәткәрләреннән дә, социаль хезмәтләрдән файдаланучылардан да бик күп җылы һәм ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.