2019 ел ахырында РФ Хезмәт кодексына инвалид балаларның ата-аналарына аена дүртәр көн өстәмә түләүле отпуск алырга мөмкинлек бирүче төзәтмәләр үз көченә керде. Мондый ялны мөмкинлекләре чикле балаларны карау өчен ата-аналарның берсе яки берьюлы икесе дә алырга мөмкин (бу очракта дүрт көн үзара бүленергә тиеш). Бу ял көннәре өчен эш бирүче уртача хезмәт хакы күләмендә түләргә тиеш. Социаль иминият фондында мондый ялны ничек рәсмиләштерергә һәм эш бирүче аны бирергә риза булмаса, нишләргә икәнлеге турында сөйләделәр.
Өстәмә түләүле ялларны алу өчен ата-ана эш бирүчегә баланың инвалидлыгын раслаучы медик-социаль экспертиза бюросыннан белешмә, инвалид баланың яшәү урыны турында документлар, аның туу турында таныклыгы, шулай ук икенче ата-ананың эш урыныннан белешмә бирергә тиеш. Әгәр бер ата-ана эшләми икән, аның эшләүче ире яки хатыны эш бирүчегә моны раслаучы документлар бирергә тиеш (мәсәлән, мәшгульлек үзәгеннән гражданны эшсез дип тану турында белешмә).
Социаль иминият фондында инвалид балаларга техник тернәкләндерү чаралары (ТТЧ) каралган, дип искәрттеләр. Алар турында СоцПИН ярдәмендә белергә була (инвалид балалар өчен социаль персональ мәгълүмат навигаторы). Әлеге проектының максаты – техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү хокукы турында инвалид балалар вәкилләренә алдан хәбәр итү. Проектны тормышка ашыру кысаларында һәр инвалид балага куратор билгеләнә, ул ТТЧ тәэмин итүнең индивидуаль планын эшли. Әлеге проектны Федераль социаль иминият фонды 2016 елдан гамәлгә ашыра, ә 2020 елдан башлап ул илнең барлык төбәкләрендә дә эшли һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм Фонд арасында мәгълүмат алмашуны яхшыртырга ярдәм итә.