«Шатлык»та көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аш булмәсе – уеннар өчен урын түгел» дигән профилактик дәрес узды. Кече төркем балалары өчен чараны учреждение тәрбиячесе үткәрде.

Әңгәмә барышында балалар аш булмәсендә аларга нинди куркыныч янавын белделәр. Алар үзләре кайнар һәм янгын куркынычы булган предметларны күрсәттеләр һәм атадылар, аларны караусыз калдырсаң, нинди бәла килеп чыгарга мөмкин булуын аңлаттылар.

Тәрбияче нәниләргә янгын вакытында үз-үзеңне тоту һәм көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International