Биектау районында йөкле хатын-кызларны пренаталь тәрбия нигезләренә өйрәтләр

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хатын-кызларны бала табуга психологик әзерләү программасын тормышка ашыру кысаларында йөкле хатын-кызлар белән төркемле дәрес уздырдылар. «Пренаталь тәрбия» дигән чара Бөреле табиблык амбулаториясе базасында узды.

Пренаталь тәрбия – ул баланы туганчы ук карында тәрбияли башлау. Бала анасының карынында булганда ук төрле хисләргә ия, әйләнә-тирә мохиттән мәгълүматны кабул итәргә сәләтле. Шулай итеп сабый белән аралашу һәм баланы тәрбияләү ул туганчы үк башланырга мөмкин.

Әнинең эмоциональ хәле туачак баласы өчен бик мөһим. Үз эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясау өчен авырлы хатын-кызлар Джекобсон буенча прогрессив мускул релаксациясе күнекмәләрен өйрәнделәр. Булачак әниләр пренаталь тәрбия нигезләре һәм сабый карында ия булган сәләтләрне үстерү белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International