«Өмет» үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы кулланыла

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Гарденотерапия – психосоциаль һәм хезмәт реабилитациясенең аерым юнәлеше, ул өлкән кешеләрне үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итүне күздә тота. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр үсемлекләр үстерүдән һәм аларны караудан ләззәт ала. Үсемлекләр белән эшләгәндә, алар әйләнә-тирәдәгеләргә карата игътибарлырак булалар, аеруча эмоциональ кәеф алалар. Табигать белән аралашу психик яктан тынычландыра, бу хисләрне төзәткәндә, кичерелгән авырулардан соң тергезү вакытында, теге яки бу органнар һәм системаларның патологиясе булган кешеләрнең психоэмоциональ торышын яхшырту өчен технологияне кулланырга мөмкинлек бирә.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе инде беренче ел гына кулланылмый. Социаль хезмәткәрләр даими рәвештә социаль хезмәт алучылар белән йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча дәресләр үткәрәләр. Мондый уртак хезмәт буыннар бәйләнешен ныгыта, тәҗрибә һәм мәгълүмат алышуга ярдәм итә, шулай ук гүзәллеккә карата кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International