Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр рәсем ясыйлар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Инновацион технологияләр кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгечләре пыялада рәсем ясау буенча дәрес үткәрделәр.

Интернат-йорт карамагындагылар үзләре өчен яңа иҗат төрен бик теләп һәм зур кызыксыну белән үзләштерделәр. Дәрес аларга вак моториканы үстерүдә, кул хәрәкәтләре тренировкасында ярдәм итте.

«Мондый дәресләр ярдәмендә өлкәннәр үзләрендә иҗади сәләтләрен ачалар, фантазия һәм күзаллауларын үстерәләр», – дип уртаклашты интернат-йорт белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International