Бүген Биектау муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәфкать туташы яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча инструктаж үткәрде. Хезмәткәрләр өчен мондый чаралар үзәктә атна саен үткәрелә.
Хезмәткәрләргә COVID-19 төп симптомнары, үзеңдә яки гаилә әгъзаларында алар булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында искәрттеләр. Гигиена кагыйдәләрен үтәүгә һәм шәхси саклану чараларын куллану кирәклегенә аерым игътибар бирелде.