«Веста» үзәге белгечләре хатын-кызларга корбан синдромыннан арынырга ярдәм итәләр

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Ябык даирәдән чыгу» клубының чираттагы онлайн-дәресе – «Корбаннар психологиясеннән арындыру» узды. Психолог Наталья Емельянова үткәргән чарада социаль хезмәт алучы хатын-кызлар катнашты.

Дәрес башында психолог катнашучыларга «Рольле уен», «Кайтаваз», «Видеомагнитофон», «Ничек гафу итәргә?», «Бәйләүче җеп» күнегүләрен ясарга тәкъдим итте. Бу биремнәр хатын-кызларга үз тормышларына яңача карарга, үзләре турында хаталы күзаллауларны билгеләргә, тормыш төзергә комачаулаучы эчке тискәре эмоцияләрдән арынырга мөмкинлек бирде.

Күпләр иң авыры үзләренә читтән карау һәм якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә үз хаталарын күрү булды дип таныды. Бу җәһәттән рольле уен бик файдалы булды. Катнашучылар үзләре һәм тирә-юньдәгеләр турында тагын да күбрәк белә алсын өчен, психолог «Драма өчпочмагы (Д. Карпман буенча)» дигән белешмәлек белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International