«Веста» үзәге ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйге уздырды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 10нчы номерлы социаль участокның «Ялкын» ишегалды клубы мәйданчыгында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Минем туган ягым – Татарстан» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге чарада 4-12 яшьлек 10 бала катнашты.

Дәрес башында хезмәт буенча инструктор балалар белән Татарстан Республикасының кайчан һәм ничек барлыкка килүе, аның башкаласы, символлары, шәһәрләре һәм күренекле татарстанлылар турында сөйләштеләр. Балалар зур кызыксыну белән үзләренең туган ягы һәм шәһәренең ничек үзгәрүе, республикада нинди истәлекле урыннар булуы турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Аннары Лариса Евстратьева балаларга рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Эшләр матур, эчтәлеге буенча кызыклы һәм оригиналь итеп башкарылган иде.

Әлеге иҗади чара балаларга патриотик тәрбия бирүгә, сәнгати-эстетик зәвыкка, иҗади фикерләүгә, шәхеснең интеллектуаль һәм рухи үсешенә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International