Серго исемендәге завод Яшел Үзән халкына эш урыннары тәкъдим итте

2020 елның 21 июле, сишәмбе

«Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятендә персоналга ихтыяҗ булу сәбәпле, 16 июль көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш бирүче көне үткәрде.

Завод тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча 38 вакансия тәкъдим ителде: токарь, токарь-расточник, механик-җыю эшләре слесаре, контроль-үлчәү приборлары слесаре, электромонтер, кран машинисты, транспортлаштыручы, химикатлар биреп торучы эшче, йөк ташучы.

Чарага 31 кеше килде – бу мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы, шул исәптән озак вакыт эшләмәүче гражданнар. Барлык затлар да эшкә урнашу соравы буенча консультация алдылар.

«Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» АҖ вәкиле һәр граждан белән индивидуаль әңгәмә үткәрде, булган вакансияләр, хезмәт шартлары, социаль льготалар һәм хезмәт хакы күләме турындагы мәгълүмат җиткерде. Эшкә урнашырга теләк белдергән гражданнар завод җитәкчелеге белән узачак тагы бер өстәмә әңгәмәгә чакыру алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International